Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең көрәшчеләр Урыссуда да, Түбән Новгородта да сынатмады

Урыссуда грек-рим көрәше буенча Ютазы районы башлыгы призына традицион республика турниры узды.

 


Ярышларда 2007-2010 елгы көрәшчеләр республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килделәр.

Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре анда катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәтте.

Үз үлчәү категориясендә Робер Шәймөхәмәтов җиңүче булды. 80 кг кадәр үлчәү авырлыгында өченче урынны Альберт Мингазов алды.

12-14 февральдә Түбән Новгородның Бор шәһәрендә 16 яшькә кадәргеләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары үтте.
Россия Федерациясенең 20 шәһәреннән 200дән артык спортчы катнашты.

3нче спорт мәктәбеннән Артем Давлетшин үз үлчәү категориясендә өченче урынны алды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев