Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең турында язалар: МАТУРЛЫК АРАСЫНДА ЯШИСЕЗ

Бер көнне Чистайда яшәүче сеңелем килеп китте. Әлмәт юлыннан килгәннәр, кайтканда Чирмешән аша китәргә булдылар.

Кайтып җитүгә, шалтырата бу миңа:
-Сезнең яклар бигрәк матур икән. Юл буе табигатенә сокланып кайттым. Керкәле, Шөгер тирәләрендәге таулар Абхазиянекеннән бер генә дә ким түгел. Табигатьнең бик матур урынында яши икән Лениногорск халкы , - ди. Әгәр белгән булсам, килгәндә дә бу яктан килә идем.
- Безнең күз ияләшкән бит инде. Бу матурлыкны күрмибез, игътибар итмибез, -дим. Ул һаман саен үзенекен сөйли:
-Ул чишмәләре, һәрберсе каралган, авылларда йортлар төзек, матур. Татарстанның иң матур урынында яшисең икән, апа. Кадерен бел, чит илгә йөрмә, үзегездә дә бик матур - ди. 
Килешәм, табигать безнең якларда үзгә матур.  Бу шунда яшәүчеләргә дә тәэсир итми калмый, әлбәттә. Бер елны туйда булырга туры килгән иде. Чит районнан килүчеләр, “Монда кешеләр бигрәк матур” дип сөйләделәр. Менә шулай, матурлык арасында яшибез, кадерен генә белик.

Зөлфия Вафина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев