Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөгелмәдә Лениногорск рәссамнары күргәзмәсе эшли (фотолар)

Шушы көннәрдә безнең рәссамнарның картиналарыннан торган күргәзмә Бөгелмә шәһәренең милли-мәдәни үзәгендә ачылды. "Елларым - байлыгым" дип атала ул. Лениногорскиның биш рәссамы - Мансур Закиров, Владимир Иванович һәм Вера Викторовна Степановлар, Агуник Тамамян, Николай Карасевның төрле темаларга ясалган картиналары, кул эшләре куелган анда. Һәм иң кызыклысы: әлеге рәссамнар барысы да быел...

Шушы көннәрдә безнең рәссамнарның картиналарыннан торган күргәзмә Бөгелмә шәһәренең милли-мәдәни үзәгендә ачылды.

"Елларым - байлыгым" дип атала ул. Лениногорскиның биш рәссамы - Мансур Закиров, Владимир Иванович һәм Вера Викторовна Степановлар, Агуник Тамамян, Николай Карасевның төрле темаларга ясалган картиналары, кул эшләре куелган анда. Һәм иң кызыклысы: әлеге рәссамнар барысы да быел "түгәрәк" туган көннәрен билгеләп үтә.

Әлеге күргәзмәнең бик төрле һәм күпкырлы булуын ачылу тантанасында билгеләп үттеләр. Рәссамнарның һәрберсен иҗатка һәм сәнгатькә мәхәббәт берләштерүен ассызыкладылар. Күргәзмә февраль уртасына кадәр эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X