Заман сулышы

Бөгелмәдә мөнәҗәт әйтүчеләр фестивале уза

13 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге дүртенче мәртәбә "Зәйтүнә" республикакүләм мәнәҗәтләр әйтү милли фестивален уздыра. Әлеге бәйге, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору, традицион Хәнәфи мәзхәбенә дәгъват кылу максатыннан үткәрелә, дип аңлатма бирә Диния нәзарәтенең...

13 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге дүртенче мәртәбә "Зәйтүнә" республикакүләм мәнәҗәтләр әйтү милли фестивален уздыра.

Әлеге бәйге, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору, традицион Хәнәфи мәзхәбенә дәгъват кылу максатыннан үткәрелә, дип аңлатма бирә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Биредә балалар 7 яшьтән алып катнаша ала. Өлкәннәрнең яше чикләнмәгән. Бәйгедә катнашырга телүчеләрдән гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: