Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөгелмәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футболда Лениногорск командасы катнашты

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында ТР казыятының Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында традицион мини-футбол ярышлары Бөгелмәдә тугызынчы тапкыр узды.

 

Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Турнир башланыр алдыннан Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Габдураззак хәзрәт Гыймранов изге Коръән аятьләре укыды.

Ярышларда Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Карабаш, Урыссу командалары катнашты. Уен күрсәткечләреннән чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1нче урында – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы;
2нче урында – Баулы мөхтәсибәте командасы;
3нче урында –Лениногорск мөхтәсибәте командасы.

Шәхси күрсәткечләр буенча Тимур Ахмедов  (Баулы) – иң яхшы капкачы; Гани Мамиров (Лениногорск) – иң яхшы һөҗүмче;  Ильмир Гараев (Бөгелмә) иң яхшы сакчы дип табылдылар.

Турнирда җиңүчеләр һәм катнашучылар призларга, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән бу елда кубокларда һәм дипломнарда символикалар да, язмалар да фәкать татар телендә язылган иде. Номинантлар милли баш киеме – түбәтәйләргә һәм шулай ук туган телдә язылган кубокларга ия булдылар.

http://dumrt.ru/narodnye-novosti/narodnye-novosti3_25510.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X