Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген республикага янгын куркынычы яный

Дүртенче класслы урман янгыннары куркынычы республиканың 29 районында көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә урманнарның дүртенче класслы янгын куркынычы республиканың 29 районында көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сүз Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Әлмәт һәм Лениногорск районнары турында бара.

«Урман янгыны торак пунктка таба туры килгән очракта, кешеләрне ут перпендикуляр рәвештә таралу юнәлешендә эвакуацияләү бик мөһим. Юллардан гына, сулыклар буенча яки судан гына хәрәкәт итәргә кирәк», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урман янгынын ачыклаганда тынычлыкны сакларга киңәш итә. Хәлне анализларга, югары ноктага менәргә һәм чыганагын, ут таралу тизлеген билгеләргә, сулыклар һәм торак пунктларның урнашуын ачыкларга кирәк.

«Әгәр янгын юлыгызны кискән икән, утрауларда, аерым алганда, сазлыкта, текә биеклектә урнашырга кирәк. Агачлардан ераграк торырга тырышыгыз. Киемнәрне су белән чылатыгыз яки суга ятыгыз, тик камышлар янында түгел», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтелгәнчә, янгын зур булмаган очракта, аны сүндерергә тырышырга кирәк.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев