Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Борчуың булса – хат яз

Татарстанда "Халык контроле" мәгълүмати системасы эшли башлады. Хәзер теләгән һәр кеше үз авылы һәм шәһәрендәге төзекләндерүгә бәйле проблемалар - юллар, чүплекләр, стоянка һәм башкалар турында хәбәр калдыра ала. Әлеге системаның максаты - хакимият һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу. Идея яңа түгел һәм бик гади: теге яки бу торак пунктның...

Татарстанда "Халык контроле" мәгълүмати системасы эшли башлады. Хәзер теләгән һәр кеше үз авылы һәм шәһәрендәге төзекләндерүгә бәйле проблемалар - юллар, чүплекләр, стоянка һәм башкалар турында хәбәр калдыра ала.


Әлеге системаның максаты - хакимият һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу. Идея яңа түгел һәм бик гади: теге яки бу торак пунктның проблемалары хакында анда яшәүчеләрдән дә яхшырак берәү дә белми. Менә шуңа җитәкчеләр халыкка үз сүзен әйтергә мөмкинлек тудырган. Димәк, "Халык контроле"нә керегез дә, үзегезне борчыган проблемалар турында рәхәтләнеп сөйләгез. Әмма кыска һәм аңлаешлы итеп, фото да өстәсәгез, тагын да яхшырак. Шуннан соң заявка порталда дөнья күрә һәм тикшерү өчен тиешле министрлык һәм ведомствога тапшырыла.
Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районыннан "Халык контроле"нә 12 заявка җибәрелгән. Шуның алтысы инде хәл ителгән, бишесе әлегә җавап көтә, берсенә "мотивированный отказ" биргәннәр. Әлеге мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, безнең район халкын күбрәк юллар төзеклеге, чисталык һәм тәртип мәсьәләләре борчый икән. Мәсәлән, "Үзәк сулыктан су агып төшә торган торба янында чүп-чар җыелган. Бик күңелсез күренеш...", дип хәбәр итә берәү, фотосын да куйган. Муниципаль берәмлек түбәндәгечә җавап биргән: "Күл буйларында чүп-чар атнага ике тапкыр чистартыла. Хәзерге вакытта чүп "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте көче белән чыгарылды.
Әлеге моң-зарга берәүнең аңлатмасы кызыклы. "Мине чүп-чарны җыймаулары түгел, ә үзләре ял итә торган урынны пычратулары борчый. Аннары әле "Нишләп монда шулкадәр пычрак?" дип шаккаткан булалар. Менә полиция штрафка тарта башласа, чүпләрен контейнерга ташлый башларлар, бәлки",- ди ул.
Алда әйтеп үтелгәнчә, "Халык контроле" ярдәмендә хакимият урыннардагы хәлне белеп тора. Мәсәлән, тагын бер заявкага тукталыйк. Ул "Куркыныч агач" дип атала. Аны язучы Савочкино авылы, Лесная урамында зур агач үсеп утырып, ауган очракта электр линиясенә зур зыян киләчәге турында хәбәр итә, фотосы да бар. Җаваптан күренгәнчә, әлеге агач Лениногорск электр челтәрләре предприятиесе хезмәтчәннәре тарафыннан киселеп, куркынычсызлык тәэмин ителгән.
Менә шулай, хәзер өеңнән чыкмый, чират тормый гына җитәкчелеккә моң-зарыңны җиткерергә мөмкин. "Халык контроле"нә әлегә зур шәһәрләрдә мөрәҗәгать- хатлар күп килә, ди. Тора-бара кечкенә районнар һәм авыл халкы да өйрәнеп китәр, дип уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат

2
X