Заман сулышы

Брюссельдәге шартлаудан соң Казан аэропортын да тикшерәләр

Россия аэропортларында, шул исәптән Казанда да, куркынычсызлык хезмәте көчәйтелә. Бу хакта РФ транспорт министры Максим Соколов җиткергән. Аэропортлардагы иминлекне тикшерү Брюссельдәге шартлаулардан соң планлаштырылган. "Россия аэропортларында транспорт куркынычсызлыгына иң җитди күзлектән бәя бирәчәкбез", - дигән министр. Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Бельгия башкаласындагы аэропортта ике шартлау булды, кимендә 17 кеше үлгән,...

Россия аэропортларында, шул исәптән Казанда да, куркынычсызлык хезмәте көчәйтелә.
Бу хакта РФ транспорт министры Максим Соколов җиткергән.
Аэропортлардагы иминлекне тикшерү Брюссельдәге шартлаулардан соң планлаштырылган. "Россия аэропортларында транспорт куркынычсызлыгына иң җитди күзлектән бәя бирәчәкбез", - дигән министр.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Бельгия башкаласындагы аэропортта ике шартлау булды, кимендә 17 кеше үлгән, дип хәбәр ителде. Соңрак бер-бер артлы метро станцияләрен дә шартлаттылар. Аларда да дистәләгән кеше гомере өзелде. Җирле хакимият моның террорчылар һөҗүме булуын таныды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: