Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел дуңгызчылык, кошчылык предприятиеләрендә планнан тыш тикшерүләр узачак

Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе быел дуңгызчылык, кошчылык предприятиеләренә планнан тыш тикшерүләр уздырачак.

 

Идарә башлыгы урынбасары Евгений Иванов сүзләренчә, 117 тикшерү үткәрелгән инде. Нәтиҗәдә, ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы ачыкланган.

«"Камский бекон", "Яратель"дан тыш, барлык хуҗалыкларда диярлек хокук бозулар ачыкланды. Аларга хилафлыкларын бетерү өчен кисәтү кәгазьләре бирелде. Якын арада идарә хезмәткәрләре кисәтүләр үтәлешен тикшерү өчен чыгачак», — диде Евгений Иванов Югары Ослан районының Килди авылында узган өйрәнүләр барышында.

Хөкүмәт йөкләмәсе буенча, 2020 елда Татарстанда барлык кошчылык һәм дуңгызчылык предприятиеләре, кошлар, дуңгызлар асраучы шәхси эшмәкәрләр, КФХлар тикшерелгән. Бик еш очрый торган хокук бозулардан ул территориягә кеше яки транспорт, шулай ук кыргый хайваннар керүен чикләү өчен киртәләр куелмаганын әйтте. Бу «Авангард», «Труд», «Салман» җәмгыятьләре.

Бинага керү юлында дезинфекция эремәләре белән махсус келәмнәр «Әшрәфуллин», «Сафин», «Яңа тормыш», «Кузнецов», «Нәүрүз», «Хезмәт», «Салман» хуҗалыкларында җәелмәгән. «Ялтау» һәм Муса Җәлил исемендәге хуҗалыкларда терлек азыгына һәм продукциягә ветеринария документлары булмаган. «Дуңгызчылык предприятиеләрендә бер-берсеннән аерылган зоналарга бүлгәләү юк», — диде Иванов.

Ул автотрассаларда йөк ташый торган машиналар даими тикшерелүен әйтте. «Малиновка» постында 300ләп машина тикшерелде, һәр унынчы машинада ветеринария кагыйдәләре бозылганы ачыкланды. Башка төбәкләрдән керә торган дуңгыз, кош продукциясен, пробалар алып, лаборатор тикшерүләр үткәрү өчен гел күзәтеп торабыз», — диде Евгений Иванов.

РФдә кош гриппы вирусының 4 очрагы билгеле: Ростов, Әстерхан өлкәсе, Краснодар крае, Дагыстан. «Бүген без аеруча куркыныч инфекцияләр таралмасын өчен тырышырга тиеш. Дуңгызчылык, кошчылык предприятиеләренә идарә вәкилләре дуңгызларны, кошларны ябуда асрап, кагыйдәләрнең үтәлешен даими искәртеп тора», — дип әйтте идарә башлыгы урынбасары.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев