Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына узачак

Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта Президент  матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип искәртте.

Авыл Сабантуен Татарстан Президенты иң дөресе дип саный. «Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», — диде ул.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев