Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары чикләнгән

Киләсе уку елына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча 390 меңгә якын бюджет урыны бүлеп бирелгән

Россия вузларының кабул итү комиссияләре 20 июньдә абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россиядә 2019-2020нче уку елына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча 390 меңгә якын бюджет урыны бүлеп бирелгән. Кагыйдәләр элеккегечә: гаризаны һәм БДИ нәтиҗәләрен һәр өч юнәлешкә биш төрле югары уку йортында тапшырырга мөмкин.

Цифрлаштыру белән бәйле белгечләрне әзерләүгә кабул итү үзгәртелде: урыннар сизелерлек артты. Сүз компьютер фәне турында гына түгел, яңа "цифрлы" модульләр өстәү күздә тотылган барлык инженер һәм техник белгечлекләр турында да бара, диелә бу хәбәрдә.

Информатика һәм, әлбәттә, төгәл фәннәр буенча БДИ сайлаучыларның бюджетка керү мөмкинлеге бар. Гадәттәгечә,  бушлай урыннарның яртысыннан артыгы шушы имтиханнарны таләп итүче юнәлешләргә бирелә. 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев