Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйрәм көннәрендә нинди һава торышы көтелгәнен әйттеләр

Атна ахырына көндез +20 градуска кадәр җылытачак, дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

Якындагы декадада һава температурасы акрынлап үсәчәк һәм бу атна ахырына көндез һава +20 градуска кадәр җылыначак. Шул хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дүшәмбе һәм сишәмбе - шактый салкын, көндез бары 8-9 градус җылы, төнлә салкыннар булуы мөмкин. 1 майдан башлап һава торышы үзгәрә башлый һәм акрынлап климатик нормага керә», — дип сөйләде Переведенцев.

1 майда  алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, көндез температура +13 градуска җитәчәк. Шулай ук төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.

КФУ профессоры 2 майдан яңгырлар башлана, дип өстәде. Алар хәзер бик кирәк, чөнки алдагы айда явым-төшемнәр тиешенчә булмаган.

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген көндез Татарстан башкаласында температура +8 градустан да югары күтәрелми, ә төнлә туңдырырга мөмкин.
 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/29/185462/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев