Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чалгы сугып печән чабыйм әле... Укучыбыз Гөлгенә Дибаевадан шигырь

Әтием Мөстәкыйм Әхмәтовка багышлап, сау сәламәт булып тагы озак еллар әни белән тигезлектә, безне куандырып яшәсен. Чалгы сугып печән чабыйм әле, Таң атканда уттай кызарып Тынлык ярып чалгы ишетелсен, Чык басканда сукмак тузанын Чалгы сугып печән чабыйм әле Пакусларга салып, тигезләп Җиләкле кыр буйлап, яланаяк Балачакны йөримен эзләп Чалгы сугып...

Әтием Мөстәкыйм Әхмәтовка багышлап, сау сәламәт булып тагы озак еллар әни белән тигезлектә, безне куандырып яшәсен.


Чалгы сугып печән чабыйм әле,
Таң атканда уттай кызарып
Тынлык ярып чалгы ишетелсен,
Чык басканда сукмак тузанын

Чалгы сугып печән чабыйм әле
Пакусларга салып, тигезләп
Җиләкле кыр буйлап, яланаяк
Балачакны йөримен эзләп

Чалгы сугып печән чабыйм әле
Сызгырып-сызылып китсен тавышы,
Бер кочагын баш астына салып
Карап ятыйм болыт агышын.

Чалгы сугып печән чабыйм әле
Карап ятыйм болыт агышын
Киң күкрәктән тирән сулап
Тыңлап калыйм киек сагышын.

Чалгы сугып печән чабыйм әле
Янавычым салып балтырга
Көн кыздырып, чык кипкәнче
Печәнлекләр буйлар кайтырга

Чалгы сугып печән чабыйм әле...

Гөлгенә Дибаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев