Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан

Хатын-кыз алган яралардан ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

(Чаллы, 20 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан һәм бу хатын-кыз үлгән. Бу хакта Чаллы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте 19 июньдә кичке сәгать унынчы яртыда Муса Җәлил проспектында килеп чыккан. “Шкода Октавиа”ның 43 яшьлек йөртүчесе автостанция тирәсендә светофорның кызыл утына чыгып, “зебра”дан чыгып баручы 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң, ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып киткән һәм ике автомобиль — “Рено Сандеро” һәм “Судзуки СХ4” белән бәрелешкән.

Хатын-кыз алган яралардан ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Ачыкланганча, “Шкода Октавиа” руле артында утырган ир-ат исерек булган һәм ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. Ир-ат тоткарланган. Аңа карата бер юлы ике эш - административ һәм җинаять эше кузгатылган.

Юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләрне таптатулар еш булган урында – хакимият җир асты юлы төзергә җыенган җирдә килеп чыккан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев