Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Демография» илкүләм проект кысаларында гражданнарны укыталар

2022 елда мәшгульлек хезмәте «Демография» илкүләм проекты кысаларында гражданнарны «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укытуны оештыра.

 

2022 елда укуларны түбәндәге төр гражданнар үтә ала:

- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, пенсия алды яшендәге гражданнар;

- бала карау буенча бала 3 яшькә җиткәнче отпускта булган хатын-кызлар;

- хезмәт мөнәсәбәтендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;

- 35 яшькә кадәрге, чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай һәм аннан да күбрәк эшкә урнашмаган гражданнар; урта һөнәри яки югары белем булмаган гражданнар; аларга белем һәм квалификация турында документ бирү датасыннан алып 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар; эштән китүдә риск төркемендә булган гражданнар; агымдагы елда урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаучы, эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән, тик белгечлек буенча туры килми торган эше булмаган гражданнар укулар уза ала.

Укулар тәмамланганнан соң гражданнар яңа эш урынына эшкә урнаштыру буенча йөкләмәләрне үтәргә, “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын кулланып, хезмәт эшчәнлеген башкаручы шәхси эшмәкәр, крестьян (фермер) хуҗалыгы, юридик зат яки гражданин буларак теркәлергә тиеш.

Белем алу өчен гаризаны «Россиядә эш» порталында бирергә мөмкин булачак: https://trudvsem.ru/information-pages/support-employment/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев