Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасы дүрт көнлек эш атнасы кертү идеясен хуплады

Эш сәгатьләре кыскару гражданнарның кереме кимүгә китерәчәк.

Эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскарту Россия халкының сәламәтлегенә яхшы тәэсир итәргә, ә киләчәктә эш көне кыскартуга китерергә мөмкин. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның фикерен шәрехләп, Дәүләт Думасында әйттеләр. Бу хакта “Российская газета” яза.

Хезмәт һәм социаль сәясәт буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Ярослав Нилов белдерүенчә, теләсә нинди үзгәрешләр эш бирүчеләр, профсоюзлар һәм хөкүмәт белән диалог нигезендә башкарылырга тиеш.

Әлеге теманы шәрехләп, ул киләчәктә эш көне кыскарырга, төшке аш тәнәфесе озынаерга мөмкин диде.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әйтүенчә, эш атнасын кыскарту мәсьәләсен куйганда, гражданнарның социаль гарантияләре һәм аларның нинди хезмәт хакы алачагы турында сорау барлыкка килә.

Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе проекторы, Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрының элекке урынбасары Александр Сафонов Россиянең дүрт  көнлек эш атнасына кайчан күчә алуын фаразлады.

Аның фикеренчә, бу күчеш хезмәт җитештерүчәнлеген ким дигәндә 20 процентка арттырган шартларда, 10-15 елдан соң мөмкин булачак. Ләкин эш сәгатьләре кыскару гражданнарның кереме кимүгә китерәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/12/187923/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев