Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасы хаҗ кылу турында закон кабул итте

Яңа закон хаҗ кылучыларның хокукларын якларга ярдәм итәчәк.

Дәүләт Думасы хаҗ кылуның статусы һәм аның туризм өлкәсеннән аерылып торуы турындагы законны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

Документта хаҗ кылучының билгеләмәсе язылган. Ул дини урыннарда булу һәм тиешле йолаларны башкару максаты белән сәяхәт кылучы кеше булып санала.

Закон хаҗ кылуны, дин тотучыларны изге җирләргә алып баруны әзерләү һәм оештыру белән шөгыльләнә торган дини оешмалар эшчәнлегенә кертергә тәкъдим итә. Моннан тыш, ул түләүле һәм түләүсез нигездә хаҗ кылу эшчәнлеген алып баруның тулы хокукын әлеге оешмаларга тапшыруны да күздә тота.

Инициатива авторлары фикеренчә, закон кабул итү хаҗ кылу урыннарына барганда дин тотучыларның хокукларын яклаячак. Шулай ук аларны әлеге сәяхәтләрне оештыручылар арасында очрый торган намуссыз оешмалардан саклаячак, дип яза “Мәскәү” шәһәр яңалыклары агентлыгы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/21/188481/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X