Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәресеңне үзең әзерлә

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Янә дәрес әзерләүләр, кагыйдәләр, математик формулаларны ятлау башланачак. Эшкә дә йөгерергә, өйдәге мәшәкатьләргә дә өлгерергә, балага дәрес әзерләргә дә ярдәмләшергә кирәк булачак.

Бу үтә дә җаваплы чорга алдан әзерләнү бер дә комачауламас. Ничек, дисезме? Төп предметлар буенча кагыйдәләрдән торган ярдәмче плакат ясап куеп. Әйтик, бер плакатка урыс теленнән һәм математикадан иң кирәкле кагыйдәләрне урнаштырырга була. Әлбәттә, алар балагыз укыган сыйныфка, программага туры килергә тиеш.
Ярдәмче плакатны стена гәзите кебек кулдан язып та, басылганны принтер аша чыгарып, ябыштырып та ясап була. Иң мөһиме — кагыйдә-формулаларны җыйнак итеп урнаштырырга кирәк. Плакатны рәсемнәр белән төрлечә бизәп тә җибәрсәгез, ул аеруча чагу булачак.
Ярдәмче плакатны дәрес әзерли торган урын янәшәсенә элеп куегыз. Ул балага өйгә эш эшләгәндә генә түгел, кагыйдәләрне истә калдырырга да ярдәм итәчәк.

/kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев