Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ДРКБ табиблары киңәше: "ватрушкада" шуганда ничек бәла-казага юлыкмаска

Яңа ел каникуллары вакытында, Татарстанда яшәүче 200 ләп баланы, имгәнү сәбәпле, республиканың балалар хастаханәсенә китергәннәр.

Аларның күбесенә кичекмәстән хирург ярдәме кирәк булган. Республика хастаханәсенең травматология бүлеге җитәкчесе Алексей Глушков әйтүенчә, балаларның кыш көне "ватрушкада" шуганда имгәнү очраклары артканнан-арта бара:" Һәр көнне кимендә өч балага хирург ярдәме таләп ителә, аеруча, баш, умыртка баганасы, кул-аяк имгәнү күп, 31 нче декабрьдә, таудан шуганда имгәнеп өч яшьлек сабыйның үлеме бик тетрәндерде, баланың гомере өчен табиблар өч көн көрәштеләр, әмма башының нык имгәнүе, аны саклап калырга мөмкинлек бирмәде.Кышкы каникулларның 7-8 көне эчендә, шушындый травмалар белән утызга якын баланы хастаханәгә алып килделәр,"- ди табип,- "Ватрушка", "тюбинг"ларда, таудан шуу өчен махсус  җайландырылмаган урыннарда шуу куркыныч. Әлеге кышкы күңел ачу уеннары ата-ананың аеруча игътибарында булырга тиеш, чөнки бүгенге көндә киң таралган "ватрушка"ның хәрәкәтләнү тизлеге бик зур, аның эченә кереп утыру, балага аяк-куллар ярдәмендә аны туктатырга яки тизлеген киметергә мөмкинлек бирми, балаларның көчле тизлектә килгәндә бер-берсенә бәрелеп тә имгәнү очраклары күп."

http://tatar-inform    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев