Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дүртенче сыйныфлар "Эрудит"та көч сынашты

Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә район мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары "Эрудит" әдәби-интеллектуаль викторинасында көч сынашты. Биремнәрне үтәгәндә балалар үзләре укыган китап геройларын, әсәрләрнең эчтәлеген, авторларын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен-әкиятләрне, мәкаль-әйтемнәрне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары - шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары һәр эшне җентекләп тикшерделәр, сәнгатьле уку бәйгесен дә...

Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә район мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары "Эрудит" әдәби-интеллектуаль викторинасында көч сынашты.
Биремнәрне үтәгәндә балалар үзләре укыган китап геройларын, әсәрләрнең эчтәлеген, авторларын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен-әкиятләрне, мәкаль-әйтемнәрне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары - шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары һәр эшне җентекләп тикшерделәр, сәнгатьле уку бәйгесен дә бөтен таләпләрне исәпкә алып бәяләделәр.
Нәтиҗә чыгару җиңел булмады, дип билгеләп үтте жюри әгъзалары. Бигрәк тә сәнгатьле уку бәйгесендә җиңүчене сайлап алу өчен бөтен критерийларны исәпкә алырга туры килде. Чөнки барлык укучылар да уен-бәйгенең бу этабына аеруча тырышып әзерләнгәннәр.
Балларны санаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыкты:
Беренче урында -Альбина Воевода (Шөгер урта мәктәбе, укытучысы Әлфия Хасмөхәммәтова (фотода )
Икенче урында - Радмир Насыйбуллин (Түбән Чыршылы мәктәбе, укытучысы Алсу Муллагалиева)
Өченче урында - Динар Мусин (Сарабиккол мәктәбе, укытучысы Фәния Әскәрова)
Гөлфия Шәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X