Экспертлар урманга барганда камуфляж кимәскә киңәш итә
Адашкан кешене эзләгәндә, коткаручылар җете төсләрдәге киемне ерактан ук күрәчәк.
Урманга походка барганда җете, күзгә ташланып торган төстәге кием кияргә кирәк. Бу коткаручыларга адашкан кешене табарга ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Камуфляж киемне яшеллек арасында күрми калырга мөмкин. Ә җете төслесе ерактан да күзгә ташланып тора. Ә көз көне төсләр сайлаганда игътибарлырак булырга кирәк. Ул яфрак төсләре белән кушылмаска тиеш. Экспертлар җете зәңгәрсу төсне киңәш итә.
Урманга походка барганда башлык, ыштан һәм уңайлы аяк киеме кияргә кирәк. Бу талпаннардан, чытырманлыкта яраланудан саклаячак. Үзең белән компас, пычак, тоз, шырпы, азык-төлек паегы, зарядкасы тулы булган кесә телефоны һәм запас кием алырга кирәк. Шырпы һәм киемнәрне дымнан саклау өчен полиэтилен пакетка салырга киңәш итәләр.
Урманга киткәндә, якыннарыгызга походның урыны һәм вакыты турында әйтергә кирәк. Әгәр билгеле бер вакыттан соң кеше кайтмаса, коткаручылар чакырырга кирәк. Урманга кереп киткәнче, элеккеге урынга кире кайту өчен төп ориентирларны билгеләп калу зарур.
Адашканда 112 номерына шалтыратырга кирәк. Бу номерга баланста акча булмаганда да шалтыратып була.
Фото: https://pixabay.com
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев