Федотовкада Люция Ильинаның юбилей кичәсе узды
Федотовка авылында ветеран-педагог, озак еллар авыл советы рәисе булып эшләгән, ветераннар советы җитәкчесе, авылның хөрмәтле кешесе Люция апа Ильинаның юбилей кичәсе узды.
Люция апа Ильина бик актив ханым, тынгысыз, ачык күңелле. "Заман сулышы" газетына да даими рәвештә язып тора.
Юбилей кичәсен мәдәният йортыннан Нина Федорова алып барган. Люция ханымны котларга федотовкалылар, Лениногорскидан "Сүнмәс ялкын" ансамбле, Мөэмин-Каратайдан Таһир Шәмсуаров, дуслары килгән. Авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова, мәктәп коллективы, Люция апа һәм Степан абыйның өч баласы котлаган. Укытучылар: Магиҗан Габдуллин, Галина Афанасьева җыр башкарганнар.
Кичә ямьле, күңелле узды, дип хәбәр итә Федотовка мәдәният йорты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев