Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле визит белән Лениногорскида булып китте

«Бердәм Россия» партиясе республикада ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстан шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге ишегалларын төзекләндерү алдыннан, территория проектын халык расларга тиеш. Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскида халык белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.

«Территорияләрне төзекләндерү проектын гамәлгә ашырырга ниятлибез. Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән һ.б. шәһәрләр, район үзәкләрендәге территорияләрне тәртипкә китерәбез. Тик шәһәр яки район башлыгы халыкны җыеп, нинди вариант (парковка яки балалар мәйданчыгы төзү, эскәмияләр урнаштыру) күңелегезгә хуш килә дип сорамаса, бер тиен дә акча бирмәячәкбез. Шундый җыелышлар үткәреләчәк», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин мондый тәртипнең халыкка да, муниципалитет хезмәткәрләренә дә файдалы булуын әйтте.

Аның сүзләренчә, муниципалитет вәкилләре кешеләргә төзекләндерү вариантлары тәкъдим итәчәк, конкрет вариантны хуплаганнан соң беркетмә төзелергә тиеш. Шуннан соң гына җирле хакимият вәкилләренә акча биреләчәк. «Шул рәвешле, без барлык шәһәрләр, район үзәкләрен, кешеләр яши торган урыннарны тәртипкә китерергә тырышачакбыз», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Сәясәтче белән аралашкан вакытта Лениногорскида яшәүчеләр күп кенә йортларның ишегаллары инде дистәләрчә ел төзекләндерелмәвенә зарланды. «Мин үз йортымда 47 ел яшим, кызыма инде 35 яшь тулды, оныкларым да бар... Ә ишегалдында шушы еллар эчендә бернәрсә дә үзгәрмәде. Без балалар өчен уен мәйданчыгы, пенсионерлар өчен эскәмияләр булуын телибез», - диде пенсионер Маргарита Старостина.

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү программасы булдыру тәкъдимен «Бердәм Россия» партиясе быел апрельдә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында кертте. Депутат Альберт Хәбибуллин сүүзләренчә, Казанда ике ишегалдының берсендә ремонт ясарга, асфальт җәяргә, балалар яки спорт мәйданчыгы төзергә кирәк. Ә башка районнарында тәртипкә китерелгән ишегалларының саны тагын да азрак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/17/186471/

Фото: информационный центр ТРО ВПП
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев