Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әгерҗе районында 77 яшьлек гөмбәче адашкан

Өлкән яшьтәге хатын-кыз гөмбә җыйганда адашкан.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Әгерҗе районында коткаручылар урманнан 77 яшьлек пенсионерны табып чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көн уртасында бердәм 112 бердәм номерына Әгерҗе районының Красный Бор авылыннан ерак түгел хатын-кыз адашуы турында хәбәр алынган. Шалтыратучы урманга гөмбә җыярга баруларын, төрле якка китүләрен һәм 77 яшьлек гөмбәченең ориентацияне югалтуын әйткән.

Ике сәгатьтән соң коткаручылар пенсионерны табып алган. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/15/169715

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев