Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйгә дәүләт телләренә бәйле яңа белем бирү стандартларын көтелә

Яңартылган белем бирү стандартларын (ул республикалардагы дәүләт телләрен яңа формула буенча өйрәнүне үз эченә ала) хуплауга бәйле мәсьәлә 2021 елның җәендә хәл ителәчәк.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Ул федераль белем бирү стандартларының яңа буынын әзерләү буенча эшләрнең төгәлләнеп килүен билгеләп үтте. Балаларны тел белән таныштыру яңартылган формулага нигезләнәчәк.

«Телнең статусы бераз башка төрле булачак. Ул грамматика белән баланың башын катырмый, ә сөйләм теленә өстенлек бирә. Әлеге белем бирү стандарты ярдәмендә тел укыту программаларына җайлашыр һәм без шундый предметка ия булырбыз дип өметләнәм. Ул чагында мәктәп бу предметны ничек урнаштыру мәсьәләсен хәл итәчәк. Һәм укучыда сайлау мөмкинлеге барлыкка киләчәк», — дип аңлатты Гыйльметдинов.

Парламентарий сүзләренчә, хәзерге вакытта федераль белем бирү стандартларының яңартылган проектын РФ Президенты администрациясендәге эшче төркем өйрәнә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча яңа стандартларны кабул итәчәкләр яки эшләп бетерү өчен РФ Мәгариф министрлыгына тапшырачаклар.

«Без җәйгә кадәр әлеге мәсьәләнең хәл ителүен көтәбез. Бу бик тә мөһим, чөнки шуның ярдәмендә безгә дәреслек һәм уку әсбаплары әзерләргә кирәк булачак», — дип сүзен йомгаклады Илдар Гыйльметдинов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев