Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хокук саклау органнары Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлгәнлеген белдерде

Бүген иртән татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булды. Аның кызы Зәринә дә, фатирында тикшерү эшләре алып барган полиция хезмәткәрләре дә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә аның үз үлеме белән үлгәнлеге хакында белдерделәр. Социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлмәве турында хәбәрләр барлыкка...

Бүген иртән татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булды. Аның кызы Зәринә дә, фатирында тикшерү эшләре алып барган полиция хезмәткәрләре дә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә аның үз үлеме белән үлгәнлеге хакында белдерделәр.

Социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлмәве турында хәбәрләр барлыкка килде. Полиция хезмәткәрләре бу фаразны кире кага. Төгәл нәтиҗә ясар өчен аның җәсәден медицина экспертизасына җибәрделәр.

Илфак Шиһаповның вафатын беренче итеп аның кызы Зәринә ачыклый. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә иртәнге 9:00 ларда әтисе янына килгәнлеген әйтте. Кызының сүзенә караганда, әтисенең йөрәге тоткан.

Мәрхүмне туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләячәкләр. Илфак Шиһапов белән хушлашу иртәгә, 31 майда 9.30 сәгатьтә, аның соңгы эш урыны - "Шәһри Казан" редакциясендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев