Заман сулышы

Ике яшьлек кызын чегәннәргә биргән ананы эзлиләр

Күпмедер вакыт таборда яшәгәннән соң, нык авырып киткән сабыйны чегәннәр урамда калдырып китәләр. Бала суыктан чак исән кала. Аны Свияжскида табып алалар. Хәзерге вакытта сабый Казанның 1 нче шифаханәсендә ята. Ә волонтерлар аның анасын эзләү белән мәшгуль. Бу хакта «Эфир 24» хәбәр итә. Ханымның балалар йортында үсүе һәм хәзерге вакытта...

Күпмедер вакыт таборда яшәгәннән соң, нык авырып киткән сабыйны чегәннәр урамда калдырып китәләр.
Бала суыктан чак исән кала. Аны Свияжскида табып алалар. Хәзерге вакытта сабый Казанның 1 нче шифаханәсендә ята. Ә волонтерлар аның анасын эзләү белән мәшгуль.
Бу хакта «Эфир 24» хәбәр итә.
Ханымның балалар йортында үсүе һәм хәзерге вакытта Яшел Үзән районында яшәве билгеле. Күршеләре аны еш кына исерек хәлдә күрүләрен әйтәләр. Тикшерү бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: