Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ипотека алу җиңеләя - гаммәви матбугат чаралары

2016 ел белән чагыштырганда, 2017 елның I кварталында ипотека программасы буенча түләүләр 4 пунктка кимегән һәм ул займ алучы хезмәт хакының 45 процентын тәшкил итә. Әлеге статистиканы "Известия" китерә. Экспертлар әлеге тенденцияне ипотека ставкалары кимү белән аңлата. Ә бу исә россиялеләрнең 2016-2017 елларда реаль кереме кимүе белән бәйле. Илкүләм кредит...

2016 ел белән чагыштырганда, 2017 елның I кварталында ипотека программасы буенча түләүләр 4 пунктка кимегән һәм ул займ алучы хезмәт хакының 45 процентын тәшкил итә. Әлеге статистиканы "Известия" китерә.

Экспертлар әлеге тенденцияне ипотека ставкалары кимү белән аңлата. Ә бу исә россиялеләрнең 2016-2017 елларда реаль кереме кимүе белән бәйле.

Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары буенча, узган ел белән чагыштырганда ипотека кредиты 4,2 процентка үскән. Белгечләр ипотека якынча ел ярым эчендә тагын 1-2 пунктка төшәргә мөмкин, дип җиткерә.

"Русипотека" аналитик үзәге җитәкчесе Сергей Гордейко сүзләренчә, ипотека кредитлары өлеше киләчәктә бары төшәчәк, ә социаль дефолт бөтенләй булмаячак.

http://tatar-inform.tatar

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, 2016 елда ипотека буенча уртача ставка 12,92 процентны тәшкил иткән. 2017 елның I кварталында ул 11,68 процентка кадәр төшкән. Процент шартларының йомшаруы Үзәк Банк ставкалары төшү белән мөмкин булды, дип җиткерә басма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев