Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иртәгә Татарстандагы иң борынгы таш мәчетләрнең берсе кабат ачыла

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылындагы иман йортын Казандагы Мәрҗани мәчетенә караганда бер елга алданрак төзегәннәр.

Иртәгә, 11 декабрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Әтнә районына бара. Анда XVIII гасырда төзелгән мәчет реставрация эшләре үткәрелгәннән соң кабат үз ишекләрен ача. Әлеге иман йортын Казаннан читтәге иң борынгы таш мәчет дип атыйлар. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов Әтнә районына сәфәр кылачак, районның Түбән Бәрәскә авылында реставрация ясалган мәчет ачыла. 1769 елда төзелгән иман йорты Казаннан читтәге беренче таш мәчет санала», — дип ачыклык кертте Галимова.

Әлеге мәчет архитектура һәйкәле һәм төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булып тора. Аны Казандагы Шиһабетдин мәчетенә караганда бер елга алданрак төзегәннәр.

Иман йортында реставрация эшләре 2014 елдан бирле алып барылган, 2020 елның көзендә аның гөмбәзенә ярымай урнаштырганнар. 

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев