Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Ишегалдыбыз күзгә күренеп үзгәрде"

Шәһәрдә “Безнең ишегалды” буенча йорт ишегаллары төзекләндерелә.

Күптән түгел Ленинградская урамы, 61нче йорт ишегалдындагы эшләр белән Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов танышып китте.

Бүгенге көндә киң масштаблы ремонт Шашин, Тукай һәм Ленин урамнарында алып барыла. Бу районда берьюлы 9 йорт ишегалды яңарачак. Хәзерге вакытта юллар киңәйтелгән, уңайлы тротуарлар булдырылган, асфальт җәю эшләре алып барыла.

-    Ишегалдыбыз күзгә күренеп үзгәрде, заманча ишегалды бездә хәзер, шатланып туя алмыйбыз. Агачлар зур комачаулык тудыра иделәр, аларны чистарттылар, ишегалды киңәеп, яктырып китте. Безнең монда үз кулларыбыз белән үстергән крыжовник, карлыган, чәчкәләребез бар. Менә хәзер тагын җир китерәчәкләр, яңа үсентеләр дә утыртырга дип торабыз. Эшчеләргә рәхмәт, шундый тырышлар, өстәвенә бик әдәпле, итагатьлеләр. Ремонт төгәлләнгәч, үз көчебез белән ишегалдын тагы да ямьләндерергә тырышачакбыз, – ди Шашин урамы 25 нче йортта яшәүче Алсу Фәтхетдинова.

 

Гөлназ Хәйретдинова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X