Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәктә хатын-кызлар көне уңаеннан концерт карадык

6 март көнне мәдәният йорты гөрләп торды. Концерт үзенчәлекле яклары белән аерылды. Кич утыручы әбиләр күренеше белән башланып киткән концертта 5 яшьлек балалардан алып, 75 яшьлек өлкәннәргә кадәр барысы да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Концертта Бөгелмәдән Роза Мифтаховна, Түбән Камадан Дания Котдусовна, Шөгердән Нурсинә Идрисовналар өлкән яшьтә булуына карамастан бик килешле...

6 март көнне мәдәният йорты гөрләп торды.

Концерт үзенчәлекле яклары белән аерылды. Кич утыручы әбиләр күренеше белән башланып киткән концертта 5 яшьлек балалардан алып, 75 яшьлек өлкәннәргә кадәр барысы да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Концертта Бөгелмәдән Роза Мифтаховна, Түбән Камадан Дания Котдусовна, Шөгердән Нурсинә Идрисовналар өлкән яшьтә булуына карамастан бик килешле итеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр.

Әлмәттән кунакка кайткан Алисә Гиззятова һәм Айрат Якуповларның җырлавы йөрәккә үтеп керде. Алинә Гарифуллина читтә укыса да һәр бәйрәмдә авылдашларын бик аһәңле тавышы белән котламыйча калмый икән. Пенсия яшендә булуына карамастан Ярулла абый Галимов һәрчак сәхнә түрендә иң кызыклы скетчларны кую остасы. Бу юлы да табиб ролендә килештереп уйнавыннан авыл халкы аһ итте.

"Кечкенә йолдызчыклар" ансамбеленең биюләренә сокланып утырган тамашачы горләтеп кул чаптылар.
Концерттан кайтканда буыннар бәйләнеше өзелмәгән, хатын-кызга хөрмәт кимемәгән, ә авылның киләчәге бар икән дигән уйлар белән бик шатланып кайттым.
Ике сәгатьтән артык барган бу концертны оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә дә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Киләчәктә эшләрендә уңышлар телим.
Түбән Камадан Нәсимә Бәдертдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев