Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Куактагы фаҗигага бәйле рәвештә вазифаи затларга карата җинаять эше кузгатылган

Бу хакта Татарстан буенча тикшерү комитетының рәсми сайтында хәбәр ителә. "Лениногорскгаз" идарәсенең билгесез затларына (неустановленные лица) карата Җинаять Кодексының 215.1 маддәсе 2нче часте буенча (электр энергиясе яисә яшәү өчен кирәкле башка чыгаклардан өзү)җинаять эше кузгатылган. Моңардан тыш, муниципаль районның башкарма комитеты, республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, башкарма комитетның опека...

Бу хакта Татарстан буенча тикшерү комитетының рәсми сайтында хәбәр ителә. "Лениногорскгаз" идарәсенең билгесез затларына (неустановленные лица) карата Җинаять Кодексының 215.1 маддәсе 2нче часте буенча (электр энергиясе яисә яшәү өчен кирәкле башка чыгаклардан өзү)җинаять эше кузгатылган.


Моңардан тыш, муниципаль районның башкарма комитеты, республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, башкарма комитетның опека һәм попечительлек секторы, Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск буенча социаль яклау бүлеге, Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ПДН бүлегенең билгесез вазифаи затларына карата ( неустановленные должностные лица) Җинаять Кодексының 293нче маддәсе 3нче пункты, ягъни эшләренә салкын карау сәбәпле, ике һәм күбрәк затның үлеменә китерү билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Сигез кешедән торган гаилә - алты кече яшьтәге бала - мәйданы якынча 50кв.м лы йортта яшәгән, аның яшәү өчен мәйданы якынча 20 кв.метр тәшкил иткән, бу - республика буенча бер кешегә туры килгән нормага туры килми. Моңардан тыш, 2013 елның 12 августында түләмәгән өчен, суд карары булмый торып, газларын өзгәннәр. Өйләрен мич ягып һәм электр приборлары белән җылытканнар.
Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак:http://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1005173/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined