Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Куактагы фаҗигага кагылышлы тагын бер җинаять эше кузгатылган

Бу хакта республика буенча Тикшерү комитеты сайты хәбәр итә. Бу юлы җинаять эше Иске Куак авылы җирлеге башлыгы 57 яшьлек Йосыф Вәлиуллинга карата кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 293 маддәсенең 3нче часте буенча (ике һәм аннан күбрәк затның үлеменә китергән ваемсызлык) җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, фаҗига авыл җирлеге...

Бу хакта республика буенча Тикшерү комитеты сайты хәбәр итә. Бу юлы җинаять эше Иске Куак авылы җирлеге башлыгы 57 яшьлек Йосыф Вәлиуллинга карата кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 293 маддәсенең 3нче часте буенча (ике һәм аннан күбрәк затның үлеменә китергән ваемсызлык) җинаять кылуда шикләнелә.


Тикшерү версиясе буенча, фаҗига авыл җирлеге башлыгының үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан. Үзенең гаебен ул таныган.Тикшерүче үтенүе буенча суд тарафыннан аңа өй аресты (домашний арест) салынган.
Моңа кадәр горгаз,район башкарма комитеты, гадәттән тыш хәлләр идарәсе, социаль яклау бүлеге, эчке эшләр бүлегенең ПДН бүлекчәсенең ачыкланып бетмәгән хезмәткәрләренә җинаять эшләре кузгатылган иде.
Хәзерге вакытта суд - медицина, шулай у молекуляр-генетик һәм янгын-техник суд экспертизасы үткәрелә.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Чыганак:http://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1007475/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined