Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Исток-Башлангыч" хезмәткәрләре тыл һәм сугыш ветеран хатын-кызларының хәлләрен белешә

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә сугыш һәм тыл ветераннары янына барып, хәлләрен белешә.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мондый очрашулар ай саен үткәрелә. Ветераннар тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша, авырлыклар  турында сөйли, кызганыч, алар көннән-көн кими бара. Бу юлы социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар Вагизова Срур, Гирфанова Саидә, Насретдинова Камәрия янында булдылар.

 Очрашуда катнашучыларның барысына да 90 яшь тулса да, алар элеккечә үк шат һәм актив, үткән елларның барлык даталарын һәм вакыйгаларын бик яхшы хәтерлиләр.

- Без гел яхшы эшләргә тырыштык, боларны Ватаныбыз хакына, балалар хакына эшләдек.  Хәзер һәр көнгә сөенеп туя алмыйбыз, зарланып йөрмәдек,  - ди ветеран Камәрия апа. 

Әбиләр очрашуга шат булдылар, рәхмәт әйттеләр. "Сугыш хатын-кыз йөзе түгел" республика проекты кысаларында узган очрашу соңгысы булмас әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев