Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“IT-чемпион” җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Татарстанда белем алучы укучылар хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм итә. Шул рәвешле баллар туплап, алар IT-чемпион исеме өчен көрәшә. Конкурс шартлары буенча, республиканың һәр районыннан...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Татарстанда белем алучы укучылар хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм итә. Шул рәвешле баллар туплап, алар IT-чемпион исеме өчен көрәшә.
Конкурс шартлары буенча, республиканың һәр районыннан иң күп балл туплаган өч укучыҗиңүче була. Җиңүче була алмаган малай-кызлар исә, үз балларын истәлекле бүләкләргә дә алыштыра ала. Болар - рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, хәтта мәктәп формасына кадәр бар.
30 ноябрьдә бәйгенең икенче этабы тәмамланды. Менә, ниһаять, җиңүчеләр исеме дә билгеле булды. Икенче этап җиңүчеләрне, беренче этап җиңүчеләре белән бергә 19 декабрь көнне бүләклиячәкләр. Тантана Казанның IT-парк бинасында узачак. I этап җиңүчеләре - планшет-компьютер, II этап җиңүчеләре смартфон белән бүләкләнәчәк.
"IT-чемпион" җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар. Менә алар: 12 нче лицейның 10 сыйныф укучысы Айрат Билалов, Лениногорск районы, Түбән Чыршылы авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гөлнара Вафина, 11 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Камилла Зәйдуллина. Котлыйбыз!
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аи ти чемпион