Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда Чемпионатка багышлап 6 килолы пәрәмәч пешерәләр

Оештыручылар 80 см диаметрлы "пәрәМЯЧне" Россиядә, шул исәптән Казанда да, үтә торган футбол буенча Дөнья чемпионатына багышлый.

23 июньдә Казанда Дөнья чемпионатына багышлап 6 кг авырлыктагы пәрәмәч пешерәләр. Бу турыда Казан шәһәре мәриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пәрәмәчне һәркем авыз итә һәм күңел ачу программасында катнаша алачак. Оештыручылар 80 см диаметрлы пәрәмәчне Россиядә, шул исәптән Казанда да, үтә торган футбол буенча Дөнья чемпионатына багышлый. Шуңа аның исеме дә “пәрәМЯЧ”, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ашамлык Туфан Миңнуллин урамындагы 14/56 йорт адресы буенча көн уртасында тәкъдим ителәчәк, ә 10.00 сәгатьтә комплекс территориясендә халык һөнәрләре ярминкәсе ачыла. 11.00 сәгатьтә Сабан туе бәйрәме хөрмәтенә күңел ачу программасы башлана. Чарага керү түләүсез. 
 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев