Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда Татарстанның иң матур сыерын сайлаячаклар

Эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләр ассоциациясе белгечләре терлекләрне продуктив һәм нәсел характеристикалары буенча алдан сайлап алалар.

 

Татарстанда беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында нәселле терлек конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судьялар голштин токымлы иң яхшы сыерларны сайлаячакларлар.  Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Күргәзмә 1 июльдән 3 июльгә кадәр узачак.

Эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләр ассоциациясе белгечләре терлекләрне продуктив һәм нәсел характеристикалары буенча алдан сайлап алалар. Заводчыларны терлекләрне күрсәтүгә әзерләү турында тулы мәгълүмат бирәләр һәм укыталар. Моннан тыш, 100 баш сыешлы манеж төзелеше башланды.

Күргәзмәдә авыл хуҗалыгының башка тармаклары да тәкъдим ителәчәк, шул исәптән катнашучылар техника, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе, үсемлекләрне саклау чаралары өлкәсендәге яңа казанышлар белән танышачак, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр турында тулы мәгълүмат алачак, шулай ук боларның барысын да практикада күрә алачак.

фото: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1967410.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X