Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Казанские ведомости» ның чәршәмбе санын Мәскәү һәм Питер үрнәге буенча метрода бушлай тараталар

Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын сигез биттән торган яңалыклар һәм шәһәр тормышы турында мәкаләләр көтә.

 «Татмедиа» холдингы «Казанские ведомости»  газетасының яңартылган чыгарылышын тәкъдим итте. Басма транспортта уку өчен уңайлы форматта чыкты. Аны Казан җир асты станцияләрендә иртәнге 7дән иртәнге 9га кадәр бушлай тараталар. Бу хакта «Татар-информ»га «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

«Россиядә, бөтен дөньядагы кебек үк, басма матбугат аудиториясенә тараю бара, хәзерге буын газета-журналларны укымый диярлек. Шуңа күрә безнең бурыч-аудиторияне киңәйтү, аның басма мәкаләләргә карата кызыксынуын арттыру. Шуңа күрә „Казанские ведомости“ газетасының саны һәр чәршәмбе саен яңа версиядә чыгачак һәм Казан метросының барлык ун станциясендә бушлай таратылачак. Моннан тыш, газетаны Казан  Мэриясендә һәм Казан районнары администрацияләренә куячаклар", - диде Садыйков.

Аның сүзләренә караганда, газета беренче тапкыр А4 форматында чыгачак, аны транспортта укырга уңайлы булсын өчен шулай чыгарганнар. Казанлыларны 8 биттән яңалыклар, күзәтү һәм шәһәр тормышы турында кызыклы мәкаләләр көтә.

- Исәпләүләр күрсәткәнчә, пассажир ярты сәгать эчендә басманы тулысынча укый алачак. Безнең бурыч-газета укучыны кызыксындыру. Бушлай тарату - бу үзенә күрә тест-драйв. Өстәвенә, анда "Казанские ведомости" ның дүртенче чыгарылышы, „толстушки“ дип аталучы мәкаләләре анонсы булачак», — дип аңлатты Шамил Садыйков.

«Татмедиа» генераль директоры проектны эшләтеп җибәрү алдыннан Мәскәү һәм Санкт-Петербург тәҗрибәсе өйрәнелүен, анда басмалар шулай ук транспортта таратылуын искәртте.

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев