Көчле яңгыр чирмешәнлеләрне утсыз һәм газсыз калдырган
Көчле яңгыр аркасында Чирмешән районында 155 йорт яки аларда яшәүче 411 кеше утсыз һәм газсыз калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 18.07 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында Мичурин урамындагы 13 торак йортны яңгыр суы басуы турында хәбәр килгән.
Янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме ачыклаганча, көчле яңгыр яву аркасында, кырлардан су агып төшкән. Газүткәргеч һәм электр тапшыру линияләренә зыян килү аркасында 155 торак йорт газсыз һәм утсыз калган. Аларда 411 кеше яши, шуларның алтмышы - балалар.
Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/15/186325/
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев