Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кемнәрнәр ике пенсия алырга хокуклы?

Бер категорияне инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясе алучы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм блокадачылар тәшкил итә.

Россия Пенсия фондында кайсы категориягә кергән гражданнарның ике пенсия алырга хокуклы булуы турында сөйләделәр. Бу хакта «Российская газета» яза.

Мисал өчен, бер категорияне инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясе алучы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм блокадачылар тәшкил итә. Моннан тыш, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар да ике пенсия алырга хокуклы.

Картлык буенча иминият пенсиясе һәм тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт пенсиясе алучылар төркеменә дәүләт хезмәткәрләре, космонавтлар һәм очучы-сынаучылар керә.

Моннан тыш Чернобыль АЭСындагы авариянең аяныч нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, нурланыш алган кешеләрнең гаилә әгъзалары, шулай ук хезмәт урынында һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тол калган хатыннары (яңадан кияүгә чыкмаган) да ике пенсия алырга хокуклы.

Басма билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасында 1957 елда «Маяк» җитештерү берләшмәсендә нурланыш алучыларны һәм биредәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын да ике пенсия алырга хокуклы кешеләр исемлегенә кертергә тәкъдим иткәннәр. Хәзерге вакытта аларга бер пенсия генә түләнә.

 

 Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X