Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәч авылында мәктәп эшли башлауга 100 ел тула

Кирлегәч авылында мәктәп эшли башлауга 100 ел тулу уңаеннан 1963 елдан алып 1988 елга кадәр авылда мәктәп директоры вазифасын алып баручы Сәгыйть Зыя улы Димиев турында мәкалә язарга уйладым. Автор - Мөгаллимә Димиева, Әлмәт.

Директор, парторг
Сәгыйть Мөхәммәтзыя улы Димиев 1928 елның 4 апрелендә дөньяга килә. Кирлегәч авылы мәктәбендә 7 класс тәмамлагач, аның укуны яхшы билгеләренә генә тәмамлавын белеп,  колхоз идарәсенә исәп-хисап эшенә чакыралар. Шулай эшләп китә ул. Бервакыт аны укытучы Мошфика апа Сәхапова очрый да: 
-    Сәгыйть, син бит яхшы укучы идең, идарәдә счет төймәсе тартып утырганчы, берәр кайда укуыңны дәвам итәргә кирәк, - дип киңәш бирә.
Ул вакытта сугыш еллары. Югары уку йортлары бөтенләй дә юк. Бары Бөгелмәгә педучилищега барырга гына кала. Укытучысының киңәшен истә тотып, шунда китә. Бөгелмә педучилищесы башлангыч сыйныф укытучылары әзерли, 4 ел укыталар. Сәгыйть анда укып чыга, шуннан Кирлегәч мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә.
Ул вакыттагы мәктәп директоры Кәримә апа Бакиева аны завуч итеп куйды. 1957 елдан 1963 елга кадәр шушы вазифада эшләде, аннан 1963 елда директорлык эшен тапшырдылар, 1988 елга кадәр 60 яше тулганчы эшләп, лаеклы ялга чыкты.
Колхоз идарәсе, авыл советы коллективлары, авыл халкы Сәгыйтьне хөрмәт итәләр иде, янына киңәшкә килүчеләр дә күп булды.
Район мәгариф бүлеге аның намуслы хезмәтен бәяләп,  “Почет билгесе” ордены, Татарстан Республикасының Мәгариф отличнигы дигән мактаулы исем белән бүләкләнде. Бервакыт эшләгән  еллары турында Сәгыйть нәтиҗә ясап, болай дигән иде:
-    Мәктәп директорына түләүсез эш итеп тагылган колхоз партия оешмасы секретаре вазыйфасын санап караганым юк иде. Чынлап санагач, 24 ел тартканмын икән. Күз алдына китерсәң, коточкыч сан. Шул вакыт эчендә ничәмә бюроларда, семинарларда, киңәшмәләрдә булырга туры килгән.
Кирлегәчтә 1960 елга кадәр мәктәп бинасы тирәсенә аерым йортларны күчереп салган тагын биш бина корылса да, мәктәп соңгы таләпләргә җавап бирми башлый. Мәктәп биналары бер-берсеннән һәм дүрт бүлмәле төп бинадан 100-250 метр ераклыкта урнашканлыктан, күргәзмә әсбапларны күчереп йөртү кышкы көннәрдә аеруча кыен яисә бөтенләй мөмкин булмый. Шунлыктан яңа мәктәп төзү кирәклеге көн кебек ачык була. Бу эшкә бөтен көчен туплап, Сәгыйть алына.
1960 елдан 1972 елга кадәр бик күп министрлыкларда финанас мәсьәләсен хәл итеп, Казанга йөрергә туры килде. Төзү эшендә авыл халкы да ярдәм итте.
Уку-укыту эшләре турында язганда, Кирлегәчтә туып-үскән, җидееллык мәктәпне тәмамлаган, гомерләрен балалар укытуга багышлаган 97 кеше укытучылык хезмәтен сайлавын да әйтергә кирәк (хәзергесе вакытта бу сан тагын да арткандыр дип уйлыйм). Аларның исемлеге “Кирлегәч авылы” китабында теркәлгән.
Партия оешмасы секретареннан башка, колхоз эше бармый иде. Әлбәттә, Сәгыйть Димиев җилкәсендә зур җаваплылык тора иде. Колхозларны эреләндерү законы чыккач, безнең колхозны Сарабикколның “Магнит” колхозына куштылар. Алар кушылгач, авыл халкының тормышы да авырайды. Авыл советы, почта бүлеге, колхоз идарәсе Сарабикколга күчте. Авыл халкы бер олау салам сорар өчен авылдан 5 чакрым җәяүләп, анда йөри башлады. Олы яшьтәгеләр Сәгыйть янына килеп киңәш сорыйлар. “Колхозны үзебезгә кайтарырга кирәк”, диләр. Аннан алар күмәкләшеп, авыл хуҗалыгы министрына хат язалар. Хат ике нөсхәдә язылып, берсен Шенталы почтасыннан, икенчесе Әлмәт почтасыннан җибәрәләр. Чөнки үзебезнең почта Сарабикколда, аннан хат китмәячәк, тотып калачаклар иде.
Колхозны кайтару өчен Димиевкә күп авырлыклар күрергә туры килә. Төрле киртәләрне үтеп, колхозны үзебезгә кайтаргач, халык Сәгыйтькә рәхмәт укыды. 


Динне югалтмадык
Ул эшләгән чорда дингә каршы пропаганда көчле иде. Атеистик программа белән район буенча Козлова дигән кеше җитәкчелек итте. Безнең авылда мәчет эшли иде. Шуны ябарга тырышып йөрделәр. Бервакыт Сәгыйтьне атеистлар семинарына Казанга җибәрделәр. Анда ун көн булып кайткач сөйли: 
-    Минем анда баруым бушка китмәде. Бер лектор мәчетләр эшләргә тиеш дигән лекция укыды, - ди.
Сәгыйть ул вакытта дин эшләре белән эш итүче Казандагы Әхмәтшин янына барып, безнең авыл мәчетенең хәлен сөйләгән. Ул кеше исә аңа кайтып, картлар белән сөйләш, аңлат, мәчетне эшләтүне сорап, гариза язсыннар, дип киңәш биргән. “Мин гаризага кул куеп, пичәт сугармын”, дигән.
Аннан соң Сәгыйть җомга көнне мәчеткә барып, картларга аңлаткан. Гариза язып, ун кеше кул куеп, Фәхрулла бабай  Заһриев  Казанга алып киткән. Анда шул Әхмәтшин янына кереп, мәчеттә дин эшләре алып барырга, намазга йөрергә рөхсәт дигән язу алып кайта. Шуннан соң Кирлегәч мәчетендә биш вакыт намаз уку дәвам итте, азан тавышы яңгырап торды. Бу юнәлештә күп өлеш кертүе өчен Сәгыйтькә рәхмәт укыды авыл халкы.
Мин үзем дә Кирлегәч җидееллык мәктәбен тәмамлап, Бөгелмә педучилищесында укыдым. Аннан авылда башлангыч сыйныф укытучысы булып, 1947-1948 уку елында эшләдем. 1985 елда лаеклы ялга чыктым. Без Сәгыйть белән шушы мәктәп өчен, колхоз өчен кулга-кул тотынып, армый-талмый эшләдек. Аңлагансыздыр, Сәгыйть минем тормыш иптәшем иде. Ул тугрылыклы ир, балаларга үрнәк әти була белде. Урыны җәннәттә булсын (амин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев