Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак

Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак. Мондый пациентлар белән эшләнгән һәр көн ике эш көне булып исәпләнәчәк. Бу хакта ТАСС белән хәбәр итә.

 

«Авыруларга бер көн ярдәм итү стажда ике эш көне кебек саналачак», — диде Мишустин Covid-19 белән көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы координация советы утырышында.

Бу карар 1 гыйнвардан быелның сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча кабул ителде.

Россия Премьер-министры фикеренчә, мондый чара кабул ителү ел саен якынча 4 мең табиб һәм башка медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

«Аны түләүгә, беренчел бәяләүләр буенча, ел саен өстәмә 325 миллион сум таләп ителәчәк. Мондый акчалар бюджетта каралган», — диде Мишустин.

Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренә иминият пенсиясе вакытыннан алда исәпләнә. Аны алу өчен авыл җирлегендә медицина стажы 25 ел, ә шәһәрдә 30 ел булырга тиеш.

 

  https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X