Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирустан тагын ике үлем

Татарстанда коронавирустан һәлак булучылар саны 49 кешегә җитте. Республикада Чаллы һәм Әлмәт районында яшәүче ике хатын – кыз вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Чаллыда яшәүче 1955 елда туган хатын-кыз сулыш ала алмау сәбәпле, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салынган. Тикшерү барышында анда яңа коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Онкология авыруы өзлегүләре булганга хәле начарланган. 19 июльдә аның үлеме теркәлгән, вирус идентификацияләнгән», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Әлмәттә 1970 елның 16 июлендә туган хатын-кыз Республика клиник онкология диспансерының җирле филиалы базасында хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Анамнезда эндокрин системасының хроник авыруы булганлыгы әйтелгән. Хатын-кыз 9 августта үлгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X