Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш мәктәбе бакчасы шау чәчәктә утыра

Мәктәпкә кереп, шушы матурлыкны ничек саклый алдыгыз, дип сорашырга теләгән идем, "Чәчкәләрнең хуҗасы - биология укытучысы Лилия Сабирҗанова, үзе Чыршылыда дәрестә, аңардан сорашырсыз, ул гына серен белә", диде укытучылар. Бакчада чәчкәләрдән тыш, композицияләр дә ясалган, кое бар, кечкенә басмасы да коелган, күл янында ләкләк "басып тора", капкадан керү юлында "аю...

Мәктәпкә кереп, шушы матурлыкны ничек саклый алдыгыз, дип сорашырга теләгән идем, "Чәчкәләрнең хуҗасы - биология укытучысы Лилия Сабирҗанова, үзе Чыршылыда дәрестә, аңардан сорашырсыз, ул гына серен белә", диде укытучылар.


Бакчада чәчкәләрдән тыш, композицияләр дә ясалган, кое бар, кечкенә басмасы да коелган, күл янында ләкләк "басып тора", капкадан керү юлында "аю балалары" каршы алып, озатып кала.
Лилия Сабирҗанова әйтүенчә, бакчада күбрәк җәй ахырыннан көз буе чәчәк атучы үсемлекләр утырталар. Биредә кашкарый, циния, берьеллык дәлия (георгин), петуния, флокс, бәрхет чәчәкләрен очратырга була. Чыгарылышлар бүләк итеп калдырган розалар бакчага аерым ямь биреп утыра, алары күпьеллык, кышкылыкка каплап калдыралар икән.
Шулай ук үрмәле гөлләр - ипомея белән фасоль мәктәпкә керү өлешендә бик матур булып үскәннәр. Ә амаранта дигән чәчәк һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итәдер, ул биек булып үсә һәм янып торган кызыл чәчкәле үсемлек.
- Балалар белән бергә карап үстерәбез, җәй көне су сиптек, чүбен утадык, мәктәбебезне матурлык белән бизәргә тырышабыз, - ди Лилия Петровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куакбаш мэктэп