Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Көзен ОСАГОның яңа тарифлары гамәлгә керәчәк

Көзен Россиядә машина йөртүчеләр өчен ОСАГОның яңа тарифлары гамәлгә керәчәк, техник карау процедурасы кире кайтачак, шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләрнең техник торышын бәяләү өчен яңа приборлар алачак. Бу хакта Autonews хәбәр итә.

 

ОСАГО бәясен исәпләүнең яңа кагыйдәләре август ахырыннан гамәлгә керәчәк. Тариф коридорының чикләре 30 процентка киңәйтеләчәк, минималь индивидуаль ставка күләме 2471 сум тәшкил итәчәк, максималь ставка күләме 5436 сумга кадәр артачак.

Машина йөртүчеләр индивидуаль тариф алу хокукына ия булачак, ул берничә күрсәткеч (юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очракларының булу-булмавы, машинаның төре һәм чыккан елы, шоферның гаилә хәле һәм балалары булу-булмавы) нигезендә исәпләнәчәк.

Шулай ук Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган техник карау процедурасы да кире кайтачак. 30 сентябрьдән соң ОСАГО полисы рәсмиләштерү өчен диагностика картасы алырга кирәк.

Түләүле юлларда җәйге тарифларның гамәлдә булу вакыты 31 октябрьгә кадәр озайтылды.

ЮХИДИ инспекторлары автомобильләрнең һәм юл өслегенең торышын бәяләү өчен яңа приборлар – шин протекторын үлчәү, тормоз системаларын һәм руль идарәсен диагностикалау җайланмалары алачак. Дизель двигателеннән чыккан газны тикшерү өчен төтен үлчәгечләр кулланылачак. Инспекторлар юл өслегенең яктыртылу дәрәҗәсен люксометрлар ярдәмендә үлчи алачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/10-08-2020/k-zen-rossiyad-osagony-ya-a-tariflary-gam-lg-ker-ch-k-5762385

Фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X