Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Әлбәттә, алар миңа дога укып утырмый. Бигрәк тә күгәрченнәр һәм исерекләр" - Илсөя Бәдретдинова дин турында уйлана

Илсөя Бәдретдинова соңгы арада дин турында уйлана башлаган. Борчуларын Инстаграмга да язган. Моның сәбәбе нидә икәнен ачыкларга маташып язуыбыз түгел. Сезнең уй-фикерегезне ишетәсе килә, шул гына. Үзгәртмичә бирәбез, укыгыз: "Бер дин эхеле белэн сойлэшеп утырдык... Бэлки мин дорес анламыймдыр... Ул эйтэ:" Хэерне дорес итеп бирергэ. Кабул булсын очен дога укытырга",-ди!!!...

Илсөя Бәдретдинова соңгы арада дин турында уйлана башлаган. Борчуларын Инстаграмга да язган. Моның сәбәбе нидә икәнен ачыкларга маташып язуыбыз түгел. Сезнең уй-фикерегезне ишетәсе килә, шул гына. Үзгәртмичә бирәбез, укыгыз:

"Бер дин эхеле белэн сойлэшеп утырдык... Бэлки мин дорес анламыймдыр... Ул эйтэ:" Хэерне дорес итеп бирергэ. Кабул булсын очен дога укытырга",-ди!!! Менэ хэзер анлатыгыз эле... Мэсэлэн минем айга бер кучтэнэчлэр кертэ торган "балалар очен реабилитационный центр", эбилэрем бар. Бер ризыкны ташлаган юк,жыеп барып кугэрченнэр ашатам. Яшермим урамдагы бик начар хэлдэге исереклэргэ дэ хэер биргэлим. (Мулла абзый монысын ботенлэй яратмады) Хэйрия концертларын санап та тормыйм. Концертларда гариплэр,чирлелэр очрый...алардан да акча алмагыз дим. Элбэттэ аларнын барысы да мина дога укып утырмый... Бигрэк тэ кугэрченнэр хэм исереклэр... Лэкин мин аны " Менэ мин изгелек эшлэдем! Ходай хэзер мина моны кайтарырга тиеш!",- дип уйлап тугел,э кунелем кушканга эшлим!

Бу постны да,"Менэ мин эйбэт" дип курсэтер очен тугел,э чынлап та кайбер нэрсэлэрне анламаганга язам!

Анламыйм шул: Коне буе ураза тотып-тонлэ аракы эчкэннэрне. Ел буе гонах эшлэп-уразада суфыйланып йоргэннэрне! Кеше рэнжетеп эшлэгэн акчага-ел саен Хажга барганнарны! Дуслары алдында мактаныр очен-Мэчет салдырган абзыйларны! Баштан аяк торенеп йореп-гайбэт сойлэучелэрне! Корбанда ин симез сарыкны чалып"Ходайга шокер ганахларны юдык инде",-дип сойлэнеп утыручыларны. Жомга конне генэ дингэ кереп чыгучыларны...

Ярым йокле хатын булмый!
Йэ йокле була...йэ юк
Ярым диндэ кеше булмый!
Йэ диндэ була...йэ юк!
Э чынлап та изге диндэ булучылар алдында баш иям!!!"

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев