Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск бакчачыларына киңәшләр

Майда бакча эшләре: чәчәк аткач утыртабыз! Майның кояшлы ямьле көннәре салкыннар белән дә алмашынып тора. Бу чорда бакчаның көзгә кадәр сәламәтлеге һәм гүзәллеге, бирәсе уңышы язгы эшләрнең ни дәрәҗәдә дөрес һәм үз вакытында башкарылуыннан тора. Халык сынаулары мондый: өрәңгедә алкалар барлыкка килгәч - чөгендер, усак чәчәк аткач - кишер чәчәргә...

Майда бакча эшләре: чәчәк аткач утыртабыз!

Майның кояшлы ямьле көннәре салкыннар белән дә алмашынып тора. Бу чорда бакчаның көзгә кадәр сәламәтлеге һәм гүзәллеге, бирәсе уңышы язгы эшләрнең ни дәрәҗәдә дөрес һәм үз вакытында башкарылуыннан тора. Халык сынаулары мондый: өрәңгедә алкалар барлыкка килгәч - чөгендер, усак чәчәк аткач - кишер чәчәргә вакыт җиткән дигән сүз.

Каеннар яфрак яргач һәм шомырт чәчәк аткач бәрәңге утыртырга чират җитә. Культураларны көннәр җылынганны көтеп кенә утырткан бакчачылар бар яклап та ота, чөнки төнге кыраулар яшь, зәгыйфь шытымнар һәм үсентеләр өчен зур куркыныч белән яный.

Май аенда корткычлар аеруча активлаша, шулай ук кышны авыр үткәргән үсентеләрдә төрле зарарлы чирләр баш калкытуы мөмкин. Аларны эшкәртергә туры килгәндә май аенда көчле химик препаратлар кулланырга киңәш ителми, чөнки моның чәчәкләрне серкәләндерүче бал кортларына зыян китерүе мөмкин. Тәҗрибәле бакчачылар бу максатка зарарсыз ылыс, тырнак гөл, тузганак, сарымсак, горчица төнәтмәләрен куллануны хуп күрә: җимешләргә дә файдалы булачак, табигатькә зыян да килми!

Бу чорда башка мөһим эшләр исемлеген дә сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

1. Агач кәүсәләре буйлап корткычлар югары үрмәләмәсен өчен ябыштыргыч билбаулар урнаштырыгыз.

2. Утыртырга планлаштырган барлык агач-куак үсентеләрен утыртып өлгерегез. Соңга калып утыртылган үсентеләр начар алына, корырга да мөмкиннәр.

3. Кура җиләкләре бу чорда аерым игътибар таләп итә. Таяклар кагып, сабакларын бәйләгез, әгәр куак куерып киткән икән, артык сабакларны кисеп ташлагыз.

4. Йомырка сала башлаганчы, кура җиләге коңгызын җыеп өлгерегез. Моның өчен иртәнге сәгатьләрдә куак төбенә җәелгән клеенкага (вазелин сөртергә онытмагыз) ботаклардан иртәнге салкыннан катып калган коңгызларны селкеп коегыз.

5. Кара карлыган куакларын чүп үләннәреннән ясалган төнәтмә белән эшкәртегез, бу киләчәк уңышны зарарлы бөҗәкләрдән саклар. Бу чорда җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары, күпьеллык чәчәкләр төпләрен мүлчәләргә кирәк булыр. Моны яңа йолкынган үлән, янган тирес, яхшы сыйфатлы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфракның составын яхшырта һәм ашлама буларак та хезмәт итә, анда кирәкле барлык матдәләр дә бар диярлек.

6. Виноградларны туфрактан чокып алырга вакыт. Сабакларын вакытлыча шпалераларның түбәнге рәтләренә бәйләгез һәм кипкәннән соң аларны 3 процентлы нитрафен препараты белән эшкәртегез. Шушы ук эремә белән виноград үскән урыннарның туфрагын да эшкәртергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X