Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск егетләре Арчада да “Запорожец”лар узышында беренче

Арчада  2011нче елдан бирле “Запорожец”лар ярышы үткәрелә.


 

Бу хакта “Арча хәбәрләре” сайты хәбәр итә.

 Быелгы ярышта 19 катнашучы үзара җитезлектә көч сынашкан. Арча, Әтнә, Балтач, Лениногорск районнарыннан килгән оста йөртүчеләрне иң элек биш төркемгә бүлеп ярыштырганнар. Аннан соң беренче урыннан калганнар узышкан. Җиңүчене билгеләр өчен иң ахыргы хәлиткеч ярышта Лениногорск районнары егетләре алга чыга.

Беренче урынны  безнең районыннан Раил Гарифуллин яулый. Быел аның  мондый ярышларда беренче тапкыр катнашуы. 

Икенче урында да безнең район - Ленар Бигманов. Керкәле егете.  Бүләккә кер юу машинасы тапшырыла.
Өченче урынны Лениногорск егете Валерий Васильев ала. Бүләккә - телевизор.

 

Фото: http://arskmedia.ru

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X