Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хужабикәләренә яңа рецепт тәкъдим итәбез

Тавык белән французча сыр ашы Кирәк була: - тавык филесы - 500 грамм; - йомшак сыр - 200 грамм; - бәрәңге - 400 грамм; - суган - 150 грамм; - кишер - 180 грамм; - ак май, тоз, тартылган кара борыч, яшеллек, кыздырылган ипи кисәкләре - тәм буенча; - лавр...

Тавык белән французча сыр ашы

Кирәк була:

- тавык филесы - 500 грамм;

- йомшак сыр - 200 грамм;

- бәрәңге - 400 грамм;

- суган - 150 грамм;

- кишер - 180 грамм;

- ак май, тоз, тартылган кара борыч, яшеллек, кыздырылган ипи кисәкләре - тәм буенча;

- лавр яфрагы - 3 данә.

3 литрлы кәстрүлгә ит һәм су салабыз. Шулпа кайный башлагач, 1 аш калагы тоз, 2 бөртек хуш исле һәм кара борыч, 2-3 лавр яфрагы өстибез. Кайнап чыкканнан соң 20 минут пешерәбез, аннары итне алабыз.

Бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турыйбыз. Кишер кырабыз, итне бәләкәй кисәкләргә кисәбез. Сырны кырабыз яки шакмаклап турыйбыз.

Кайнап торган шулпага (кайнаганнан соң 5-7 минут үткәч) бәрәңге салабыз.

Ак майда башта суганны, аннары кишерне кыздырабыз. Тоз һәм борыч сибәбез. Шуларны ашка салабыз һәм тагын 5-7 минут пешерәбез.

Итне өстибез. 3-4 минут пешерәбез, сыр салабыз, яхшылап болгатабыз һәм утны сүндерәбез.

Табынга бирер алдыннан яшеллек сибәбез. Теләк буенча, кыздырылган ипи кисәкләре белән бирәбез.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

http://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев