Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск һәм Нурлат балалар бакчалары арасында элемтә урнашты

Балалар бакчалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүнең яңа формаларын куллана. Күптән түгел 14нче балалар бакчаларында үзенчәлекле уен-баттл узды.


Әлеге чараның үзенчәлеге шунда: ZOOM платформасы аша башка шәһәр балалар бакчалары белән онлайн-форматта аралашу, сөйләшү мөмкинлеге булды. Аралашып кына калмыйча, алар юл кагыйдәләре буенча ярыш, уен-баттл уздырдылар, дип сөйли “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова.

Уенның каршы ягында – ягъни икенче шәһәрдәге балалар бакчасы – Нурлатның 4нче бакчасы нәниләре иде. Уен аша балалар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерде, өйрәнгәннәрне ныгытты. Уен барышында хәтта үзләрен юлда йөргән кебек хис иткәннәр. Ике команда да кагыйдәләрне белүләрен исбатлаган. Шулай ук уен-баттл иҗади сәләтләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек тә булган. Әлеге уен җырлар, такмаклар белән кызыклы итеп узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев